ЭШМӘКӘРЛЕК-ТӨП КӨЧ: Район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр белән очрашу узды(ВИДЕО+ФОТОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

      Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева җитәкчелегендә район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр белән киңәшмә узды.
        Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара инспекциясенең исәпкә алу һәм салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Дилбәр Курмакаева Бердәм керемгә салымны гамәлдән чыгару һәм башка салым салу системаларына күчү турында аңлатты, шулай ук касса аппаратларын куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Эшмәкәрләр бу юнәлештәге сорауларын белгечкә юллап, төгәл җавап алдылар.
       Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Чаллы шәһәре идарәсе җитәкчесенең Актаныш районындагы урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова коронавирус белән авыручыларның кискен артуын, эшмәкәрләрнең саклану чараларын көчәйтүләрен сорады.
       Эшмәкәрләр фонды җитәкчесе Алмаз Нурлыев Россия, Татарстан хөкүмәте тарафыннан эшмәкәрләргә күрсәтелгән ярдәм турында аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International