ДИН ҺӘМ БЕЗ: Актаныш районы имамнарына шәһадәтнамә тапшырылды

2020 елның 23 октябре, җомга

22  октябрь көнне Актаныш районына Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров  килде.  Ул “Яшьлек” мәдәни үзәгендә авыл имамнары белән очрашты. Очрашуны районның имам-мөхтәсибе Руслан  хәзрәт Мортазин ачты.  Чарада район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты.


Равил хәзрәт Зөфәровнең   безнең районга  килүенең төп максаты районыбыз имамнарына шәһадәтнамәләр тапшыру иде. Бүген Актаныш районының  утыздан артык имамы әлеге документка ия булды.

Татарстан Диния назәрәте авыллардагы һәр имам үз белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш, дигән бурыч куя. Имамнар мәчетләрдә җомга намазы үткәрә,  вәгазьләр сөйли, исем куша, никах укый, җеназа үткәрә һәм башка дини йолаларны башкара. Шәһадәтнамәләр исә әлеге йолаларны башкаруга хокук бирә.

Бүгенге очрашуда Равил хәзрәт Зөфәров  республикада мәчетләр салуның дәвам иттерелүен һәм аларның үз эшләрен активлаштырып җибәрүен канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте.

Руслан хәзрәт Мортазин исә үз чыгышында район җирлекләрендә эшләп килүче 54 иман йорты буенча мәгълумат ирештерде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, мәчетләрнең 44-е рәсми теркәлгән. Калганнары белән эшне төгәллисе бар.

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да залда утырган дин әһелләренә мөрәҗәгать итеп, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Халык дин мәсьәләләрендә иң элек сезгә таяна, сездән ярдәм сорап килә.  Дини тәрбия, бигрәк тә яшьләргә ата-бабаларыбыздан килгән әхлак, иман тәрбиясе бирүдә сезгә зур өметләр баглыйбыз. Бу юнәлештә алга таба да шулай бергәләп, максатларны уртак итеп эшләргә язсын",– диде ул.

Бүгенге чара кысаларында быел үзләренең күркәм гомер бәйрәмнәрен каршы алган имамнарга Татарстан Диния назәрәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Шулай ук Актанышта  ислам динен таратуга үзләреннән зур өлеш керткән райондашларыбыз Руслан  хәзрәт Мортазинның Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде.

Милләтара `һәм динара татулыкны ныгыту, ислам кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлек иткән өчен Руслан  хәзрәт Мортазин һәм Ләис хәрәт Галләмов  Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International