БРИФИНГ: Актаныш районында салым җыюның барышы; транспорт, җир, милек салымнары түләү тәртибе

2020 елның 23 октябре, җомга

 Хакимият бинасында оештырылып килүче чираттагы брифинг бүген көн кадагына куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе – Актаныш районында физик һәм юридик затлардан салым җыюның барышы, салым түләү тәртипләренә багышланды.

Транспорт, җир, милек салымнарын түләр өчен әле айдан артык вакыт бар – 1 декабрьгә салым бурычлары капланып бетәргә тиеш.  Авыл җирлекләренең бюджетын тәэмин итүче бу салымнар Актаныш районында  әлегә 27,9   процент  җыелган. Актанышлыларның әле 2019 ел өчен салым буенча 46 миллион сумнан артык бурычы исәпләнә. 12 миллионнан артык салым исә дәүләт казнасына кергән. 

Дәүләт 2019 елның җир һәм транспорт салымнарын түләп бетерү срогын агымдагы елның 1 декабре итеп билгеләгән. Шулай да бу юнәлештәге хәрәкәт инде август-сентябрь аейларыннан ук  дәвам итә. Салым органы салым түләүчегә салым кәгазен түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көн алдан җибәрә. Быел да салым түләүчеләрнең шактые салым түләү турында хәбәрләрне кәгазь вариантта алмаячак. Күпләргә алар шәхси кабинетка киләчәк. Ягъни, салым түләүченең шәхси кабинетына керә алган гражданнар өчен салым хәбәрләре бары электрон төстә генә юллана. 

Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева халыкны шәхси кабинетларны тикшереп торырга, салым түләүнең соңгы көннәрен көтеп утырмаска өндәде. Мисал өчен, 1 декабрьдә генә түләнгән акча тәүлек эчендә генә урнашмый. Аңлашылганча, срокта салым түләнмәүгә штраф рәвешендә, пенилар исәпләнә башлый.

Бүгенге көндә салым җыюны югары дәрәҗәдә оештырган җирлекләр булып исә Иске Кормаш һәм Әтәс исәпләнә. Алар брифингта  катнашып, үзләренең уңай тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук бу юнәлештә  Иске Байсар, Югары Яхшый, Теләкәй җирлекләре дә  мактап телгә алынды.

Федераль салым хезмәтенең ТРсы буенча 9 санлы районара инспекциясенең Актаныш филиалы җитәкчесе Дилбәр Курмакаева  салым түләү шартлары, андагы үзгәрешләр, салым түләүгә ташламага ия затлар хакында тулы аңлатма бирде. 

Дилбәр Тимур кызы сүзләреннән аңлашылганча,  узган елдансалым түләүдә  ташламалардан файдаланучы гражданнар саны арткан.
Бу салым түләүчеләрнең ташламалы категорияләре исәбенә хәзер пенсионерлар да керә. Әйтик, әгәр участок мәйданы 6 сутыйдан артмаса – өлкәннәргә салым салынмаячак, ә участок мәйданы 6 сутыйдан артып китсә – салым ташламадан артып киткән мәйдан өчен исәпләнәчәк.

Шулай ук пенсионерлар үз  карамакларындагы  бер фатир, бер йорт, бер гараж өчен салым түләүдән азат ителә. Ә инде аның карамагында, әйтик, өч фатир, йорт бар икән, бу очракта ташлама фатирларның берсенә генә һәм йорт салымына гына ясала.

Күпбалалы гаиләләргә дә салым түләүгә ташламалар гамәлдә. I һәм II төркем инвалидлар исә 100 ат көченә кадәр булган бер автомобильгә каралган салымнан азат ителә. 

Бүгенге көндә салымны электрон юл аша, шулай ук банк һәм почта бүлекчәләрендә түләп була.

Брифинг ахырында Лиана Рамил кызы салымнарның бюджет формалашудагы әһәмиятенә басым ясады. Ул шулай ук җирле җитәкчелектән  өлкән буын вәкилләренә салым түләү юнәлешендә ярдәм итүне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International