АКТАНЫШТАГЫ ЯШЕЛЛЕК- ЕВРОПА СТИЛЕНДӘ!(ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 23 октябре, җомга

Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Мусин үзенең студентлары белән ике көн дәвамында авыл җирлеге башлыкларын яшелләндерү буенча укытты.

Харис Гайнетдин улы Актанышка әле өченче тапкыр гына килә, әмма килгән саен Актаныш белән хозурланып йөрүен яшерми. Район үзәгендә яшеллекнең күп булуын, аеруча миләш агачларының күп булуын әйтте. Миләш агачы гел файдадан гына тора,- дип уку вакытында миләш агачының үзенчәлекләре  белән таныштырды. Актанышның яшеллегенә үзгәреш кертергә кирәк түгел, әмма төзәтмәләр кертергә киңәш итә.

Баксаң, агачларны шахмат тәртибендә утырту отышлы икән. Зәңгәр чыршы, туя, яшел артыш(можжевельник) агачлары белән төсләр балкышын баетырга киңәш итә бар гомерен урманчылыкка багышлаган галим.

Актаныштагы яшелләндерү стиле нәкъ Европадагыча.  Моның серен мин озак еллар районыгыз белән озак еллар идарә иткән шәхес- Энгель Фәттахов белән бәйлим. Энгель Нәвап улы шушында туган, озак еллар туган ягына хезмәт итә. Эш дәверендә районны яшелләндерүгә зур әһәмият биргән. Актаныштагы яшел яфраклы агачлар белән ылыслы агачлар аралашып пейзажны баета, матурлый, күзне камаштыра һәм бик күркәм!

Яфраклы агачлар ылыслы агачларга караганда, углекислый газны күбрәк йота икән. Тополь агачлары 35 тонна газны үзләштерергә сәләтле, ә нарат агачы 5 тонна гына углекислый газны йота. Актанышка урманнан алып кайтып, беркадәр картрак агачларны утыртканнар, карап-тәрбияләп торгач, аларның тамыры ныгыган, үлмичә, тернәкләнеп, үсеп киткәннәр. Харис Гайнетдин улы бу уңайдан Актанышта зәвыкле, декоратив агач үсентеләрен үстерү өчен  питомник булдырырга тәкъдим итә. Һәм иң мөһиме галим бирегә килеп өйрәтергә, укытырга да әзер.

Актанышта агачлар зәвык белән утыртылган. Алай гына да түгел, агачларга, яшеллеккә сак караш тәрбияләнгән. Халкы бик зыялы, затлы. Урамда саф татарча сөйләшәләр, исәнләшәләр. Күңелем белән бик сөенәм- кайларга гына бармадым- Актаныш кебек матур җирне күргәнем булмаган икән!- дип соклануын белдерде Харис абый.

Казан дәүләт аграр университеты студент-магистры Илнур Хөснетдинов уку барышында агачларның сок хәрәкәте булмасын өчен иртә язда һәм көз ахырында кисәргә һәм ничек кисәргә кирәклеген аңлатты.

Җирлек башлыклары яшелләндерү курсларының кирәкле һәм вакытында оештырылуын билгеләп үттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International