КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС: РАЙОН ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ ЯҢА САЙЛАНГАН АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫКЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАША (ФОТОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бүген район Башкарма комитетында авыл җирлеге башлыклары белән очрашу оештырылды.

Утырышта Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Илфат улы Габделхәев, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова, районның финанс –бюджет палатасы рәисе Кадрия Рәмзи кызы Каюмова,

Башкарма комитетының инфраструктур үсеше бүлеге җитәкчесе Фоат Нури улы Фазлыев, ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Чаллы шәһәре идарәсе җитәкчесенең Актаныш районындагы урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова,

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Чаллы шәһәре буенча территориаль бүлегенең ветеринария инспекторы Рәҗәп Хәлил улы Галиев, Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Әсхәт улы Абдрахманов катнашты.

Һәр авыл башлыгы белән, җирлеккә аерым якын килеп, су чыганакларын лицензияләү, авыл җирлекләрендә үзара салым җыюның үтәлеше, салым җыйнау, торак төзелеше һәм башка  җирлек өчен әһәмиятле мәсьәләләр уртага салып анализланды, утырышта катнашкан җитәкчеләр тарафыннан авылларда булган проблемаларны хәл итү юллары күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International