Республикадагы матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш районындагы бүлекчәсе Хөкүмәт кануннарына нигезләнеп, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гаризаларны кулдан гына түгел электрон форматта да кабул итә. Күпбалалы гаиләләр, балалар бакчалары компенсацияләре, 16 яшькәчә балаларга пособиеләр, пенсионерларның юл акчалары, беренче тапкыр инвалидлык алучылар белән беррәттән, беренче балаларга Путин түләүләре, азкеремлелек буенча субсидияләргә дә портал аша гариза бирергә була. Гаризваны юллау өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына шәхси кабинет ачарга кирәк. Шулай ук шәхси кабинетны күпфункцияле үзәктә дә ачарга мөмкин, логин-парольләр гариза язучыга шунда ук бирелә. Бу хакта Актаныш муниципаль районы республика матди ярдәм үзәгенең 5 нче бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Сәйфуллина аңлатты.