Иске Әлем авылында яшәүче тыл ветераны Шәрипов Галимҗан Шәрип улына бүген 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова килделәр Лиана Рамил кызы юбилярга илбашы Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм район башлыгының котлау открыткасын, истәлек бүләген тапшырды.
42 ел хезмәт стажына ия, хуҗалыкта механизатор булып хезмәт куйган мөхтәрәм затка җылы, матур теләкләрне “Башак” җәмгыяте җитәкчелеге исеменнән баш икътисадчы Миләүшә Дилүс кызы, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Тәхия Усманова ирештерде.
Бүген Галимҗан ага Шәрипов тормыш иптәше белән тигез гомер кичерә. Киләчәктә дә имин көннәр, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын аларга!