ЯКТАШЫБЫЗ- ҖИҢҮЧЕ: Райондашыбыз Роберт Сәләхиевне Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә ия булуы белән ихластан котлыйбыз!

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды. Унбишенче юбилей бәйгесе елында Роберт Сәләхиев «Йөрәгемдә яшисең» шигырьләр җыентыгы өчен әлеге бүләккә лаек дип табыла.

Татар Суыксуы авылында яшәүче шагыйрь Роберт Сәләхиев әдәби мәйданга 2007 елда ныклап аяк басты. Гомер буена җыелып килгән тормыш тәҗрибәсе хисләр өермәсенә әверелеп, бер-бер артлы шигырьләр булып кәгазь битенә тамды. Үзе турында “Мин- яшь шагыйрь»,-ди Роберт абый, лаеклы ялга чыккач кына каләм тотуына ишарәләп. “Яшь” шагыйрь татар әдәбиятында туфан уйнатты, тиз арада шигырьләре үз укучысын тапты, әдәби мәйданны күзәтеп баручылардан югары бәя алды. Роберт Сәләхиев сүзләренә язылган җырларны милләтебезнең күренекле артистлары Филүс Каһиров, Зөфәр Билалов, Илнар Ялалов, Гүзәл Кашапова һәм башкалар башкара. Бүгенге көндә шагыйрьнең биш китабы дөнья күрде, тагын икесе нәшриятларга бастыру өчен тапшырылган.

“Башка елларда Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия зурлап, бәйрәм төсендә тапшырыла иде. Оештыручылар быел пандемия сәбәпле, тантана булмаячак, дип хәбәр иттеләр. Әлеге бүләккә мине тәкъдим иткән Чаллы Язучылар берлегенә, Татарстан Язучылар берлегенә, “Татнефть” АҖ “Рухият” фондына олы рәхмәтемне әйтәм,”- дип сөенече белән уртаклашты Роберт абый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International