ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: 44 ел гомерен балалага белем бирүгә багышлаган хөрмәтле мөгаллим Сәяф Хаҗиев 90 яшен каршы алды

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

44 ел укытып, шуның 32 елын укытучылар коллектвын җитәкләгән, зур тормыш тәҗрибәсен туплаган мәгариф ветеранының гомер сукмагы Югары Урьядыдан башлана. Ике училище - педагогия һәм хәрби уку йортларын, педагогия институтын тәмамлый. Байсар, Чуракай, Әтәс, Күҗәкә мәктәпләрендә тарих фәнен укыта. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә күрсәткән хезмәтләре өчен медальләрен, Мактау кәгазьләренең исәбе юк. Район мәктәпләрендә укытучы шәкертләре генә дә 2 дистәгә җитә. Сәяф ага ике дистә елдан арты Күҗәкә җирлегендә башлангыч ветераннар оешмасын җитәкләве белән дә ихтирамла лаек зат.


Хаҗиевларның үз балалары да югары белемле. Фәнүсә, Ландыш, Алмаз - укытучы, Миләүшә - табибә. Ландыш белән Алмаз әтиләре үрнәгендә районның зур мәктәп коллективларын җитәкләп алдынгы сафларда баралар. Тормыш иптәше Зәнфирә апа да гомере буе мәктәптә балаларга белем бирде. Бүгенге көндә алар бәхетле картлык кичереп, балаларының калер- хөрмәтендә яшиләр.


Бүгенге бәйрәм көнендә юбиляр якыннары белән беррәттән район җитәкчелегеннән дә котлаулар кабул итте. Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова туган көн иясен котлап, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фаттаховның тәбрик открыткасын, күчтәнәч кабын тапшырды. Районның мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты җитәкчесе Айрат Кәрамов Сәяф агага ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International