Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2020 елның 18 октябре, якшәмбе

Районыбызның хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, кадерле ветераннарыбыз! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.


Сез районыбыз халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, матурлау, яшәү шартларын уңайлы итү буенча гаять мөһим, әһәмиятле хезмәт башкарасыз. Һәр кылган гамәлегез күз алдында - фидакарь эшчәнлегегез нәтиҗәсендә районыбыз юллары төзекләндерелә, юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе яхшыра. Сезнең идарә коллективы көче белән урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар төзекләндерелә.

Авыл җирлегендәге кайсы гына тармакны алма - җитештерү өлкәсеме ул, мәгариф, тәрбия, мәдәният өлкәсеме - һәммәсенә дә юллар илтә, шуңа да аларның кеше факторы өчен уңайлы шартларга тәңгәл килүе аеруча мөһим. Бүгенге көндә районыбыз да ирешкән күп казанышларыбыз - шушы тармакта эшләүчеләрнең югары һөнәри осталык нәтиҗәсенә бәйле, шуңа да хезмәтегез мактауга лаек.

Бәйрәм көнендә юл хуҗалыгы эшчәнлегендә катнашкан барлык хезмәткәрләргә һәм һөнәрләренә тугры калган ветераннарга намуслы тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне, олы хөрмәтемне белдерәм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет телим. Сез салган юллар район халкына иминлек кенә китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International