Татар Ямалысында чечня сугышы ветераны Илнур Нургалиевнең исеме мәңгеләштерелде

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

17нче октябрь көнне райондагы Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары Татар Ямалысы авылында очрашты. Очрашуның максаты: 2005 елда контракт нигезендә Чечня Республикасында хәрби хезмәт үткән Илнур Ирек улы Нургалиевнең исемен мәңгеләштерү. Ул 2006 елның декабреннән 2007 елга кадәр тынычлык урнаштыру өчен кораллы Грузия-Абхаз конфликты зонасына китә. Кызганычка каршы, райондашыбыз 2007 елның 13 гыйнварында хәрби задание үтәгәндә һәлак була.

Илнур Ирек улына хәтер тактасы Татар Ямалысы мәктәбендә урнаштырылды. 1988 – 1993 елларда ул шушы мәктәптә белем алган. Чарада хәрби ветераннар белән беррәттән мәктәп укучылары, авыл халкы, Илнурның туганнары да катнашты.

Ямалы җирлегендә оештырылган патриотик эчтәлекле чарада Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы территориаль бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илгиз Миннекаев, Татарстан Республикасы Кама буе зонасының хәрби хәрәкәттә катнашучы ветераннары үзәгенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Вазыйх Харисов катнашты.

Сугыш хәрәкәте ветераннары Илнур Ирек улының каберен зират кылып, бик яшьли җир куенына иңдерелгән иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алды. Аның каберенә кып-кызыл канәферләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International