ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина 5 мең медицина респираторын сатып алды һәм аларны Яр Чаллы бер мандатлы округы районнарына тапшырды.

Бүген Актанышта эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советы утырышы узды. Комиссиянең әлеге утырышында төрле юнәлешләрдәге дүрт проект каралды.  

Искәртеп үтәбез, "Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге" Дәүләт казна учреждениесе тарафыннан “эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү” программасын тормышка ашыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтелә. Бүгенге Эксперт советының бизнес-проектларны карау нәтиҗәләре нигезендә, ике райондашыбызга,  субсидия биреләчәк.

Сервиска  2020 елның 10 аенда Актаныш халкыннан барлыгы 76 заявка кергән. Заявкаларның  57се хәл ителгән, 6сы – хәл итәргә планлаштырылып куелган. Димәк, райондашларыбыз әлеге системага мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә алты дистәгә якын проблемасын чишкән.

- Исәнмесез, берәр дару кирәк иде.
- Исәнмесез, нинди дару?
- Баш авырта. Борыннан ага... Тизрәк терелтә торганы инде...
- Сезгә противовосполительный кирәкме соң, противовирусныймы?
Эш киемнәреннән генә даруханәгә килеп кергән урта яшьләрдәге ир-егет белән провизор кызның менә шундый сөйләшүенә шаһит булырга туры килде. Кулыннан эш коралы төшмәгән ир заты “противо...” дигән дарулар турында каян белсен, ди? Белер-белмәс көйгә дару эчеп кенә бөтен планетаны чолгап алган авыруны җиңеп була микән, ай-хай? Ярый ла үтә өч көндә үтә торган борын мышкылдау гына булса?! Коронавирус инфекциясе үзенең мәкерлелеге, көтелмәгән борылышлар ясавы белән тәҗрибәле табибларны да аптырашта калдыра. Шуңа күрә табиблар иң беренче билгеләр сизелә башлауга ук, белгеч белән киңәшүне таләп итә. Аннан соң бер авыруга билгеләнгән препарат икенчесенә ярап та бетми. Кыскасы, үзбелдегең белән дәваланмаска, тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шөкер, медицина ярдәме Актаныш халкына тиз һәм вакытында күрсәтелә. Хастаханәдә урыннар җитәрлек булмаганда, амбулатор дәвалау билгеләнә. Һәм пациент кулына исемлеген тотып даруханәләргә юл тота. Менә шушы өлештә тоткарлык сизелә дә инде.

 3 ноябрь көнне Актанышта "Ак Ладья" шахмат турнирының 1 нче этабы узды. Чарада барлыгы 38 башлангыч сыйныф укучысы осталыгын сынады. Шахмат турнирының төп иганәчеләре – остазлар үзләре булып, алар һәр катнашучыны грамоталар һәм медальләр белән сөендерде. Бүләкләрне яшь шахматчыларга спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров тапшырды.

Район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров: "Иң мөһиме-паникага бирелмәскә!"

3 ноябрь көнне  Актаныш технология техникумы базасында мәгариф оешмаларында хезмәт куючы хуҗалык мөдирләре, шәфкать туташлары, пешекчеләр өчен махсус укулар оештырылды. Район мәгариф идарәсе тарафыннан гамәлгә куелган укуларда Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова катнашты.

“РАЙОН БАШЛЫГЫНА СОРАВЫМ БАР” рубрикасына мөрәҗәгатьләр килү соңгы вакытта кими бара, бу район җитәкчелегенең халык фикеренә һәрчак ачык булуы белән аңлатыла. Кайбер сораулар шәхси якын килүне таләп итә. Мәсәлән, түбәндәгесе шундыйлардан: ”Кайсы очракта өлкәннәргә социаль хезмәткәр билгеләнә? Түләүле хезмәтләр дә бар диләр, алары ничә сум?”

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында эшләп килүче «Игелек фәрештәләре» волонтерлык отряды 2019 елда «Игелек каникулларга китми»- «Добро не уходит на каникулы» Бөтенроссия конкурсында катнашты. Һәм «Игелекле Старт» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булып, грант отты. Грант акчалары «Мәктәп тарихы» проектын тормышка ашыру өчен планлаштырыла.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International