ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Башкортстан Республикасының Туймазы районы Бишкурай авылында кош гриппы теркәлгән. Әлеге афәттән котылуның һәм тирә-якка таратмауның бердән-бер чарасы - кошларны яндыру.
 

Район башлыгы Энгель Фәттахов 70 яшьлек күркәм юбилеен каршы алган мөгаллим-ветеран Галиева Рәфига Габит кызын туган көне белән хөрмәтләде. Лаеклы ялда булса да, үз һөнәренә тугры калып балаларга белем һәм тәрбия бирүен дәвам итә ул. Рафига Габит кызын ихластан туган көне белән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә сәламәт булып, үәр туар таңнарны шатлыклы мизгелләр белән генә каршылап яшәргә насыйп итсен Ходай!

Районыбызның гына түгел, гомүмән Татарстанда бүгенге көндә дә иҗат белән янып яшәгән иң өлкән язучыларыбызның берсе - Әмирҗан ага Моталлапов, район тарихын барлап, күпсанлы китаплар чыгаруда тырыш хезмәтен куйган, өлкән журналистыбыз Йосыф ага Хуҗин һәм "Актаныш таңнары" газетасының алыштыргысыз хезмәткәре, озак еллар район мөхәрриятендә хезмәт куйган журналист Филиза Гомәровага, район башлыгы Энгель Фәттахов ТАССРның 100 еллыгы истәлек медален тапшырды.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмәтле укытучыларыбыз, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, кадерле хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара Укытучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучы тора. Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче һәм олы тормышка юл күрсәтүче изге һөнәр ияләре Сез.

Район башлыгы Энгель Фәттахов, озак еллар район телевидениесендә хезмәт куйган, аның башлангычында торган, иҗат белән янып, ялкынланып яшәгән райондашыбыз Шиһабетдинова Гөлназ Дамир кызын Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләде. Гөлназ Дамир кызын ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә, сәламәт булып, озын-озак еллар безне сөендереп, һәр туар таңнарны бары тик шатлыклы мизгелләр белән генә каршылап яшәргә насыйп итсен Ходай!


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Халыкара укытучылар көне уңаеннан зур чара узды. Мәгариф алдынгылары, район белем бирү системасына лаеклы өлешен керткән мөгаллимнәр, җитәкчеләр, төрле бәйгеләрдә сынатмаган укытучыларыбыз хөрмәтләнде. Бүләксез, мөгаен, берәү дә калмагандыр.

 

 

Рәсәйдә 4 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Укытучы атнасы уза. Ул мөгаллим һөнәренә багышланачак һәм аны популярлаштыруга юнәлтелгән чараларны үз эченә алачак. Белем бирү оешмаларында Укытучы атнасы Мәгариф идарәсенең аерым планы нигезендә узачак. Анда рәсем, инша конкурслары, бәйрәм концертлары, бәйрәм чаралары, “Өлкән укытучыга булыш” акциясе, кәгазь һәм электрон вариантта “Бәйрәм почта”сы, мөгаллимнәрнең кызыксынуларын, аларның тормышларыннан кызыклы вакыйгаларны ача торган “Пресс-дивар” мәгълүмати блоклары кебек чаралар көтелә.

ТР Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу хакта Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта билгеләп үтелгәнчә, Фәттахов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнгән.
Энгель Нәвап улын ихластан котлыйбыз!


3
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Консультация-кисәтү

метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

22 сәгатьтән. 3 октябрь көнне сәгать 10га кадәр. 4 октябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 4 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Томанда

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән бара. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен тоткарлыклардан котылырга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Берничә тапкыр нажать на педаль тормоза, шуның белән сигнал биреп, предупреждающий машина йөртүчеләр, алар движутся сезнең өчен. Туманда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең ару-талуы арта, саклык артмаячак.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-9


2
октябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген Актанышта көтеп алган көзге ярминкәләрнең тәүгесе узды. Ит, балык, яшелчә-җимешләр, икмәк мулдан иде. Уңышы белән бик сөендермәгән елда авыл хуҗалыгы продукциясенә аеруча зур ихтияҗ булды. Аеруча икмәк сату мәйданында чагылды ул. Хуҗалыклар арпа-бодайны мулдан алып килгән, бәясе дә үтемле – 15-16 сум. Бәрәңге, кәбестә, суган кебек яшелчәләргә дә сорау зур иде. 
Ярминкәдә үз бакчаларында үстергән продукцияләре: яшелчә-җимеш, алардан әзерләнгән кайнатмалар һб белән район мәктәпләре дә катнашты. Чәй өстәлләре, коймаклар белән бәйрәмгә ямь һәм тәм өстәп тордылар. 
Актаныш муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев ярминкәдә катнашкан барлык хуҗалыкларга, фермер һәм шәхси хуҗалыкларга, белем бирү учрежденияләренә ихластан рәхмәтләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International