Энгель Фәттахов РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

ТР Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу хакта Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта билгеләп үтелгәнчә, Фәттахов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнгән.
Энгель Нәвап улын ихластан котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International