ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә

22 сәгатьтән. 1 октябрьдән 10 сәгатькә кадәр. 2 октябрьдә 2021 ел.

Төнлә һәм иртән 2021 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасында урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

2 октябрь көнне район үзәгендә тәүге көзге ярминкә узачак. Быел аның урыны мәдәният йорты яны мәйданга күчерелде. Биредә ит, балык, кош-корт ите, яшелчә-җимешләр сатылачак. Мәктәп-бакчалар да үз җитештергәнен тәкъдим итәчәк. Печән,салам, икмәк, тирес сатып алуырга теләүчеләргә, һәрелдагыча хәрби комиссариат арты мәйданына барырга туры киләчәк (урыны үзгәрмәде).
Шулай ук бу көнне пучы һәм Татар Суыксу авылларында да ярминкәләр оештырыла

Бүген, 1 октябрь көнне районда өлкәннәр ункөнлеге чараларына старт бирелде. Гадәттәгечә, өлкән яшьтәге райондашларыбыз арасында шахмат турниры белән башланып китте ул. Уеннар барлык санитар таләпләрне үтәп оештырылды. Катнашучыларны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Габделхәев Илшат Илфат улы сәламләде.


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Актанышыбыз бүген олы кунакларның берсе - Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган архитекторы, якташыбыз Ханов Фирдәвис Гайнетҗан улы каршылады.
Кунаклар иң беренче Әнәк авылындагы "Бабайда кунакта" паркы, Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең музей - йортында булдылар, гимназия-интернат, "Адымнар-Актаныш", Технология техникумында булдылар. Татарстанда тәүгеләрдән булып ачылган моңпатшабикәсе Әлфия апа Авзалованың интерактив музее белән таныштылар.


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Әлмәт татар Дәүләт драма театры, райондашыбыз, Татарстанның Халык укытучысы исеменә лаек Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызының "Йөрәк сере" мелодрамасын тәкъдим итте. 80 нче елларга, сугыш чоры яшьләре, аларның ачы язмышына багышланган әсәр ул. "Без җиңел яшәргә, җиңел спектакльлар карарга, комедияләргә күнеккәнбез. "Йөрәк сере" - ул икенчерәк. Бәлки кайберәүләр кабул итә дә алмас. Безнең яшьлек чорына, сугыштан соңгы авыр чорда яшәгән әткәй-әнкәйләребезнең язмышына бәйле ул" - ди автор Ләйсән Галиәкбәр кызы. 2 сәгать барган мелодрама бер сулышта үтте. Тамашачы бик җылы кабул итте. Ләйсән ханымга, Әлмәт дәүләт татар драма театры артистларына ихластан рәхмәт!


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Нур Баян исемендәге хуҗалыкта, «Сөтчелек тармагындагы эффектив технологияләр​ ​ —​ авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе»​ шигаре астында республикакүләм авыл хуҗалыгы семинары узды. Гамәли сөйләшүдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Ленар Гарипов , Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев, Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев һәм терлекчелек тармагында хезмәт куйган 8 район вәкилләре катнашты. ​


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

27 сентябрь - Россиядә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!
 

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә

18 сәгатьтән. 27 сентябрьдән 18 сәгатькә кадәр. 28 сентябрьдә 2021 ел.

Төнлә һәм көндез 2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасында урыны белән көчле төньяк-көнчыгыш җиле 15-18 м/с тизлектә көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Ялларда Актаныш зиратында өмә узды. Зиратны әйләндереп алган агачлар сирәкләнде, тирә-як чистартылды. Өмәдә катнашучыларга, техника белән ярдәм иткән "Коммунсервис" оешмасына ихластан рәхмәт. Өмәләр әле дәвам итәчәк. Райондашларыбыз күпләп катнашсын иде дигән теләктә калабыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International