Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйм! Тәрбияче хезмәте - зур әһәмияткә ия авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Көчегез артып торсын, эшләү дәрте сүрелмәсен, балалар белән үзара аңлашып эшләргә язсын, һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын сезгә!
Ихтирам белән,
Энгель Фәттахов,
Актаныш муниципаль район башлыгы