Әлмәт татар Дәүләт драма театры, райондашыбыз, Татарстанның Халык укытучысы исеменә лаек Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызының "Йөрәк сере" мелодрамасын тәкъдим итте. 80 нче елларга, сугыш чоры яшьләре, аларның ачы язмышына багышланган әсәр ул. "Без җиңел яшәргә, җиңел спектакльлар карарга, комедияләргә күнеккәнбез. "Йөрәк сере" - ул икенчерәк. Бәлки кайберәүләр кабул итә дә алмас. Безнең яшьлек чорына, сугыштан соңгы авыр чорда яшәгән әткәй-әнкәйләребезнең язмышына бәйле ул" - ди автор Ләйсән Галиәкбәр кызы. 2 сәгать барган мелодрама бер сулышта үтте. Тамашачы бик җылы кабул итте. Ләйсән ханымга, Әлмәт дәүләт татар драма театры артистларына ихластан рәхмәт!