Актанышыбыз бүген олы кунакларның берсе - Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган архитекторы, якташыбыз Ханов Фирдәвис Гайнетҗан улы каршылады.
Кунаклар иң беренче Әнәк авылындагы "Бабайда кунакта" паркы, Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең музей - йортында булдылар, гимназия-интернат, "Адымнар-Актаныш", Технология техникумында булдылар. Татарстанда тәүгеләрдән булып ачылган моңпатшабикәсе Әлфия апа Авзалованың интерактив музее белән таныштылар.
Архитектор, җәмәгать эшлеклесе
1951нче елның 7нче сентябрендә ТАССРның Актаныш районы Актанышбаш авылында туа.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан фотожелатин заводында слесарь булып эшли. 1978нче елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый, Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитетының архитектура бүлегендә өлкән архитектор булып эшли башлый. 1990нчы елдан – шәһәрнең баш архитекторы, 2006нчы елдан – Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы.
Ф.Г. Ханов шәһәрнең социаль әһәмияткә ия объектларын проектлаштыру һәм төзү эшенә зур өлеш кертте. Күп кенә объектлар аның авторлыгы белән сафка басты: автобус һәм тимер юл вокзалы, «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы, Җиңү Монументы, Е.Королёв, Н.Лемаев, Г.Тукай, Б.Урманче, сугышчы-интернационалчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр, Красный Ключ бистәсендә «Родник» (“Чишмә”) комплексы, Үзәк җәмигъ мәчет, Гагарин урамындагы мәчет, Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркы һ.б.
Ф.Г. Ханов - Россия Архитекторлар берлеге һәм Татарстан Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россия субъектлары баш архитекторлар Советы әгъзасы. Күп кенә халыкара, илкүләм, республика, шәһәркүләм бәйгеләр җиңүчесе. Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган архитекторы. Аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.