10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча Россия территориясендә яшәүче, 2021 елның 31 августына пенсионер статусында булган өлкән яштәгеләр барысына да бирелергә тиеш. Бу хакта Россия Пенсия фондының Бүлекчәсе хәбәр итә
23 сентябрь көненә Татарстанда COVID-19ның 54 яңа очрагы теркәлде. Аларның берсе Актаныштан. 18 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана.
География:
1. Казан – 18
2. Яр Чаллы-13
3. Аксубай – 3
4. Актаныш – 1
5. Алабуга – 1
6. Зәй районы-2
7. Лениногорск – 1
8. Түбән Кама – 2
9. Нурлат-8
10. Питрәч – 1
11. Тукай районы-4
23 сентябрьгә Татарстанда 26 641 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Барлыгы 1 068 943 кешегә вакцинация ясалган (үсеш – 4 012), шуларның 932 658е икенче прививка алган.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
18 сәгатьтән. 23 сентябрьдә 18 сәгатькә кадәр. 2021 елның 24 сентябрендә.
Төнлә һәм көндез 2021 елның 24 сентябрендә урыны белән көчле көньяк-көнчыгыш җиле 15-16 м/с җил булуы көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген хакимияттә Актаныш муниципаль районы Башкарма Комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев һәм район башлыгының урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә җирлек башлыклары, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәре, Актаныш районы территориаль бүлеге җитәкчесе катнашында су объектларын лицензияләү һәм чишелеш көткән гомуми мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшү уза.
Район җирлегендә 116 зират бар. Картадан җуелган авылларны да исәпкә алып санасаң, гомуми саны 122 аларның. Зират – авылның йөзе. Аны чисталыкта тоту иң әүвәл шул җирлектә яшәгән халыкның төп бурычы.
Бүген "Чишмә" хуҗалыгы басуында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге идарәсе хезмәткәрләре җитәкчелегендә һәм хуҗалык агрономнары катнашында киләсе ел уңышына багышланган гамәли киңәшмә узды. Сөйләшү барышында шулай ук техника сакланышына да игътибар бирелде. Игенчелектә вак мәсьәләләр була алмый. Һәр эшнең үз вакыты, үз җае бар.
Районда шәхси хуҗалыкларда 4 852 баш савым сыеры исәпләнә.
Агымдагы елның 7 аенда шәхси хужалыклардан сатылган сөт күләме 7 мең 700 тоннага җитте. Узган ел белән чагыштырганда 400 тонна га күбрәк. Бу үз чиратында сыер тоткан һәр хуҗалыкка аена 15 мең сум өстәмә керем дигән сүз.
Хөрмәтле райондашлар! Әгәр сезнең янәшәгездә ялгыз өлкән яшьтәге кеше яки инвалид яши икән, сез аңа ярдәм итә аласыз. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 8(85552)3-07-51, 3-10-22 телефоннары буенча шалтыратыгыз