Район җирлегендә 116 зират бар. Картадан җуелган авылларны да исәпкә алып санасаң, гомуми саны 122 аларның. Зират – авылның йөзе. Аны чисталыкта тоту иң әүвәл шул җирлектә яшәгән халыкның төп бурычы.
Шөкер, җирлектә уңай мисаллар күп. Пучы, Киров, Иске Байсар җирлекләрендәге мәңгелек йортларны үрнәккә куеп сөйләрлек. Әлеге авылларда халык актив. Иганәчеләр һәм үзарасалым ярдәме белән коймалар алыштырыла, зират йортлары яңартыла, агачлар киселә һәм тиешле кирәк-ярак алына. Билгеле ки, нинди генә өлкәне алсаң да, тәртип хуҗадан башлана.
Авылларда азмы-күпме хәрәкәт булса да, район үзәгендәге зиратларның торышы әлегә яхшыны өмет итә. Ел саен оешма-предприятиеләр ярдәме белән зурлап өмәләр узса да, башкарасылар шактый әле. Иң әүвәл тәртип юк. Зиратка ныклы хуҗа кирәк. Әлеге мәсьәлә шушы көннәрдә АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ АКТАНЫШ АВЫЛ ЖИРЛЕГЕ СОВЕТЫНЫҢ ДҮРТЕНЧЕ ЧАКЫРЫЛЫШ АЛТЫНЧЫ УТЫРЫШЫнда да зурлап күтәрелде. Бүген исә, хакимияттә район башлыгының урынбасары Рәйхан Галимҗанова, Актаныш авылы Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хуҗин, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Магданов һәм Иске Байсар җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров, “Татмедиа” филиалы “Актаныш-информ” корреспондентлары катнашында брифинг узды. Киңәшмәдә яңгыраган фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.


