Шиһабетдинова Гөлназ Дамир кызы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләде

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Район башлыгы Энгель Фәттахов, озак еллар район телевидениесендә хезмәт куйган, аның башлангычында торган, иҗат белән янып, ялкынланып яшәгән райондашыбыз Шиһабетдинова Гөлназ Дамир кызын Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләде. Гөлназ Дамир кызын ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә, сәламәт булып, озын-озак еллар безне сөендереп, һәр туар таңнарны бары тик шатлыклы мизгелләр белән генә каршылап яшәргә насыйп итсен Ходай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International