Актанышта көзге ярминкә узды

2021 елның 2 октябре, шимбә

Бүген Актанышта көтеп алган көзге ярминкәләрнең тәүгесе узды. Ит, балык, яшелчә-җимешләр, икмәк мулдан иде. Уңышы белән бик сөендермәгән елда авыл хуҗалыгы продукциясенә аеруча зур ихтияҗ булды. Аеруча икмәк сату мәйданында чагылды ул. Хуҗалыклар арпа-бодайны мулдан алып килгән, бәясе дә үтемле – 15-16 сум. Бәрәңге, кәбестә, суган кебек яшелчәләргә дә сорау зур иде. 
Ярминкәдә үз бакчаларында үстергән продукцияләре: яшелчә-җимеш, алардан әзерләнгән кайнатмалар һб белән район мәктәпләре дә катнашты. Чәй өстәлләре, коймаклар белән бәйрәмгә ямь һәм тәм өстәп тордылар. 
Актаныш муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев ярминкәдә катнашкан барлык хуҗалыкларга, фермер һәм шәхси хуҗалыкларга, белем бирү учрежденияләренә ихластан рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International