Актанышта укытучыларны хөрмәтләделәр

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Район башлыгы Энгель Фәттахов иң изге һөнәр ияләренә ихластан рәхмәт әйтеп, бәйрәм белән тәбрикләде. “Укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул та­гын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы һәрдаим үз өстендә эшләргә, эзләнүдә булырга, яңа белемнәр алырга, заман таләпләреннән һәм үзгәрешләреннән хәбәрдар булып, аларны төгәл үтәп, заманадан калышмаска тырышып яшәргә тиеш. Чөнки белем сыйфаты -  укытучыларның һөнәри осталыгына, үзбелемен күтәрүенә бәйле.

Сез әлеге сыйфатларны үз иткән, хезмәтегезне яраткан, аңа тугры калган хөрмәткә лаек кешеләр. Район мәгарифенең эшчәнлеге республика күләмендә танылу тапкан икән – бу әлбәттә, сезнең тырыш хезмәт.

Хөрмәтле укытучылар! Сезгә намуслы тырыш хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без дә үз чиратыбызда укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен уңай шартлар тудырырга тырышабыз.

Кадерле мәгариф хезмәткәрләре, мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән ара­лашудан шатлык китерсен. Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар ту­ган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын оныт­масын – бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя. Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, хезмәт җиңүләре, куанычлы тормыш телим. Бәйрәмегез белән!” дип котлады ул.

Бәйрәм ахырында мөгаллимнәр өчен махсус бүләк - Галиәскәр Камал исемендәге дәүләт театрының “Мәхәббәт –FM” спектакле тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International