ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2022 ел
шимбә

29 апрель көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы Татарстан Республикасының Халык укытучысы Ләйсән әминованың "Хушлашырга ашыкма" лирик комедиясен сәхнәләштерде

2022 ел - Россиядә​ “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” һәм Татарстанда “Цифрлаштыру” елы, Ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан район үзәге оешма, учреҗдениеләренең драма коллективлары арасында театр айлыгы игълан ителгән иде. Ниһаять, бүген нәтиҗәләр билгеле булды.


29
апрель, 2022 ел
җомга

Бөтен яшәешебезне астын-өскә китереп, битлек вә башка саклану чараларына төренергә мәҗбүр итеп, үз кубызына биеткән коронавирус акрынлап онытылып бара.

Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар бүген Карга боткасының иң күңелле йоласы - өйдән-өйгә йөреп йомырка, ярма җыю йоласында катнашты. Авыл халкы балалрны әйберләр пешереп, гармунда уйнап каршы алды

28 апрель көнне "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Актаныш районында студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Яшьләргә эш» форумы узды. 


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Энгель Фәттахов "Созвездие-йолдызлык" фестиваленең иң зур бүләгенә ия булган "Ак инеш" бию ансамбле егет-кызлары һәм 2 урынны яулаган җырчы-сандугачыбыз Гөлия Заһертдинова, аларның җитәкчеләре Лилия Фәтхуллина һәм Сирина Исламова белән мул табын артында очрашып янә бер кат тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 

28 апрель Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми профессиональ бәйрәм буларак-ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне - 2020 елда РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән иде.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган, район җирлегендә узачак чаралар буенча брифинг узды.

Төзүчеләр урамындагы 3 йорт, район үзәген тулысы белән камап алган газлаштырудан читтә калды. РТС бистәсендә ялгызы гына торган, кышларын кечкенә генә котельная ярдәме белән җылытылган йортларның берсе ул.

26 апрель көнне дәүләт техника күзәчелеге җитәкчесе Хакимов И.М. җитәкчелегендә, Такталачык авылы җирлегендә тракторлар, үзйөрешле механизмнарга техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International