Бөтен яшәешебезне астын-өскә китереп, битлек вә башка саклану чараларына төренергә мәҗбүр итеп, үз кубызына биеткән коронавирус акрынлап онытылып бара. Гәрчә галимнәр яңадан-яңа дулкыннар вәгъдә итсә дә, дөньякүләм сәяси аренадагы вазгыятьләр белән икенче планга күчеп бара ул. Әмма җиңел суларга иртә әле.
Ел башыннан Актанышта коронавирус белән 2436 кеше авырды. Аларның 212 се үзәк хастаханәдә вакытлыча булдырылган инфекцион госпитальдә дәваланды. Ел башыннан 23 кеше вафат булды.
Иң күп авырулар теркәлгән чор - февраль ае - 440. Март аенда -49, апрельдә - 46 кешедә ачыкланган. Февраль аенда фильтр-боксларда 1000нән артык авыруны кабул иткәннәр, март аенда - 170 кә якын.
Соңгы көннәрдә, авыручылар саны кимегән. Көндәлек 10лап кешене кабул итәләр.
Бүгенге көндә ОРВИ белән 36, пневмония белән 1 кеше авырый (Яр Чаллы шәһәрендә дәвалана).