ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә районның җиде мәктәбенндә "Үсеш ноктасы" сыйныфлары булдырылды. Мәктәпләргә компьютерлар, оргтехника һәм электрон лабораторияләр кайтты.


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 8 сентябреннән 19 сентябренә кадәр «Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгатьлеге»дигән социологик тикшеренүләр үткәрә. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасында зур милли бәйрәм оештыруда катнашкан район җитәкчесе Ленар Зариповка һәм актанышлыларга рәхмәт белдерде.


11
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

8 участок сайлау комиссиясе эшли: Актанышта гимназия һәм район мәдәният йортында, Чөгәнә,  Киров, Олыимән, Меңнәр, Аеш, Иске Сәфәр авылларында.  

Казахстан Республикасында, Абай өлкә үзәгендә, Семей шәһәрендә беренче Халыкара Иртыш буе Сабантуе узды. Татарстан Республикасыннан бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы булып Актаныш муниципаль районы беркетелгән иде.

Казахстанның Семей шәһәрендә узган Татар сәнгать мәктәбенең 30 еллыгы һәм Семей шәһәре Мәдәният сараеның "Иртыш моңнары" җыр һәм бию ансамбленең 35 еллыгына багышланган халыкара "Көзге Иртыш моңнары" татар сәнгате фестиваленең гала-концертында "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленә тиңнәр булмады. Бәйрәмнең төп яме, бизәге булды алар! 


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Солдатларга һәм Донецк һәм Луганск республика халкына ярдәм итү максатыннан Гомумроссия халык фронты "Барысы да җиңү өчен» проектын гамәлгә ашыра. 

Актаныш игенчеләре 45 137 гектар мәйданда бөртекле культуралар җыюны уңышлы тәмамлап, 175 мең тонна уңыш җыеп алуга иреште. Игенчелеккә фәнни якын килү, агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы үткәрү, механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә һәр гектардан 39 центнер бөртеклеләр җыеп алынды.


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

2004 елдан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан «Эколидер» республика конкурсы үткәрелә, аның максаты-әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирүче предприятиеләрне, оешмаларны, гражданнарны һәм иҗтимагый берләшмәләрне ачыклау һәм бүләкләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International