Актаныш утары Беренче Иртыш буе Сабантуеның үзәге булды

2022 елның 11 сентябре, якшәмбе

Казахстан Республикасында, Абай өлкә үзәгендә, Семей шәһәрендә беренче Халыкара Иртыш буе Сабантуе узды. Татарстан Республикасыннан бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы булып Актаныш муниципаль районы беркетелгән иде.

Сабан туе Казахстан шәһәрләреннән генә түгел, Иртыш ярларында урнашкан Россия шәһәрләре Омск, Тара, Тубыл, Ханты-Мансийск вәкилләрен дә җыйды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмнең барлык кунакларын сәламләде һәм Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Жомарт Токаевка республикабызга игелекле мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм иң югары дәрәҗәдә ирешелгән килешүләр Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында киң колачлы эшкә әверелер дип ышаныч белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин һәм өлкә Хакиме Нурлан Уранхаев аллеяда агачлар утырттылар. Аңа, 2013 елда Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында нигез салынган иде.

Сабантуй Бейбитшилик утравында узды, төрле бәяләмәләр буенча анда 10 меңгә якын кеше катнашты. Бәйрәм чыгышлар, күргәзмәләр һәм милли уеннар белән үрелеп барды. Сабантуйның абсолют батырына төп приз-Татарстан Президентыннан квадроцикл тапшырылды.

Кунаклар өчен бәйрәмнең иң истәлекле үзәге булып Актаныш авылы истә калачак. Безнең осталар татар авылының көнкүрешен тәкъдим иттеләр. Милләтебезнең яшәешен чагылдырган күргәзмәләрдә бал, сувенирлар һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге тәкъдим иткән чәк-чәк аеруча зур кызыксыну уятты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International