"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәр бәйрәмнең төп яме!

2022 елның 11 сентябре, якшәмбе

Казахстанның Семей шәһәрендә узган Татар сәнгать мәктәбенең 30 еллыгы һәм Семей шәһәре Мәдәният сараеның "Иртыш моңнары" җыр һәм бию ансамбленең 35 еллыгына багышланган халыкара "Көзге Иртыш моңнары" татар сәнгате фестиваленең гала-концертында "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленә тиңнәр булмады. Бәйрәмнең төп яме, бизәге булды алар! 

Әлеге күңелле чарада төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез катнашты. Алма төшәргә дә урын калмаган Абай исемендәге драма театрына җыелган халыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International