Актаныш игенчеләре 45 137 гектар мәйданда бөртекле культуралар җыюны уңышлы тәмамлап, 175 мең тонна уңыш җыеп алуга иреште. Игенчелеккә фәнни якын килү, агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы үткәрү, механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә һәр гектардан 39 центнер бөртеклеләр җыеп алынды.
Хөрмәтле игенчеләребез, авыл хуҗалыгы тармагында уңыш өчен хезмәт куйган һәр райондашыбызны ихластан зур җиңү белән тәбриклим һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәм! Сезнең тырыш хезмәтегез аерым бер нәтиҗәлелек, җаваплылык таләп итә һәм иң олы хөрмәткә лаек. Актаныш районында икмәк кадерен һәрчак белеп яшиләр, җирдә эшли һәм аны ярата беләләр.
Актаныш игенчесе исеменә тап төшерми, кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле механизаторларыбыз, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Кадерле игенчеләребез! Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.
Ленар Зарипов, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе