«Күннән эшләнгән туфлилар сатып алдым, тик алар йөргәндә бик нык шыгырдыйлар. Мин үземне «Здравствуйте, я ваша тетя!» фильмындагы Донна Роза итеп тоям. Бу очракта миңа нишләргә?» Яр Чаллы территориаль органына шундый сорау белән кайнар линиягә кулланучы мөрәҗәгать итте.
ЭКА хәрәкәте Бөтенроссия урман волонтерлары форумында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Эксперт жюри сайлаган иң яхшы 100 урман инициативасы вәкилләре 2022 елның декабрендә Мәскәүдә очрашачак. Алар урман волонтерлыгы өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыралар, урман турында эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар һәм урманнарны саклау өчен көрәшүче төбәкара җәмгыять активын формалаштыралар.
Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында күчемсез милек объектлары һәм күчемсез милек милекчеләре турында белешмәләр бар. Бу мәгълүматларда хаталар бар. Иң еш очрый торганнары-реестр һәм техник хаталар. Аларның нинди аермасы бар һәм аларны төзәтер өчен нинди чаралар күрергә кирәк, безнең күрсәтмәләрне укыгыз.
Дәүләт Думасы Урта һөнәри белем бирү оешмаларына мөлкәтне яки акчаны бушлай биргән оешмалар табышына салым түләүчеләргә инвестицияле салым акчасын бирүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта карады һәм кабул итте.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә бизнес еллык 3 % һәм 4,5 % лы кредит алу мөмкинлегенә ия булды.
Кортлар кермәсен арага. Актаныш районының Чиялек авылында яшәүче умартачы Гали Ханнанов күршеләре белән ничек дус яшисен белә. Чакмый торган кортлар асрый ул, шуңа күрә аңа дәгъва белдерүчеләр дә юк. Германия, Польшадан кайтартылган бал кортлары да әлеге җирлекне үз иткән. «Тәгәрмәчле» умарталыгы булган Гали Ханнанов белән тәмле бал алу серләре турында сөйләштек.
2022 елның 15 сентябрендә 9:00 сәгатьтә Актаныш районы эшкуарлары өчен «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында онлайн режимда бизнес-интенсив үткәрү планлаштырыла.
Конкурс таләпләре буенча соңгы өч ел дәвамында җитәкчелек тәҗрибәсен тәкъдим итү максат итеп куелган иде.
“Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы” иҗтимагый берләшмәсе Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Элегрәк РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Луган Халык Республикасы халык милициясенең «Дельта» оператив төркеме өчен pobeda.onf.ru " Барысы да җиңү өчен!» сайтында акча җыю турында игълан иткән иде