“Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы” иҗтимагый берләшмәсе Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Беренче Иртыш буе Сабантуен югары дәрәҗәдә үткәрүдә күрсәткән күпкырлы ярдәмегез өчен ихластан рәхмәтемне җиткерәм!
Әлеге уртак чараларның барысы да казакъ һәм татар халыклары арасында күп гасырлык тугандаш дуслыкны ныгытуга, халыклар һәм дәүләтләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинга, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразыевка, Актаныш районы җитәкчесе Л.Р.Зариповка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә...” диелә әлеге телеграммада..jpg)