Район Башлыгы Ленар Рафак улы бүген шәхси сораулар белән кергән райондашларыбызны кабул итте. Кабул итүдә видеоэлемтә аша ТР Дәүләт Советы депутаты Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы да катнашты.
«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе үзенең эшчәнлеге аша лидер хатын-кызлар, хатын-кыз оешмалары, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар өчен гуманитар багланышлар, аң-белем тарату, хәйриячелек эшчәнлеге юнәлешләрен үстерү, җәмгыять тормышында социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча кирәкле булган аралашу, фикер алышу, уртаклашу мәйданчыгы булырга омтыла.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы искә төшергәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең барлык автомобиль юллары буйлап, шул исәптән региональ һәм муниципальара әһәмияттәге юлларны да кертеп, авыр һәм (яки) зур габаритлы транспорт чараларын йөртү өчен махсус рөхсәт бирү бары тик федераль башкарма хакимият органы - «Росдормониторинг»ФКУ тарафыннан электрон формада гына гамәлгә ашырылачак.
Шуңа бәйле рәвештә, 2023 елның 1 гыйнварыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ авыр авырлыктагы һәм (яки) зур габаритлы транспорт чараларын йөртүгә махсус рөхсәт бирүне туктата.
Конкурста җиңүчеләр өчен 20000руб, 30000руб. һәм 500000руб. өченче, икенче һәм беренче урыннар өчен акчалата премияләр каралган.
Агымдагы елның соңгы 8 аенда Актаныш районында 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 3 кеше һаләк булды, 10 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Бүген Актанышта узган "Милләтләр кроссы"нда 856 спорт сөюче райондашыбыз катнашты. "Милләтләр кроссы" быел авыл җирлекләредә дә, шулай ук балалар бакчаларында да зурлап үткәрелде.
Бүген хакимияттә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышында, район депутатлары бертавыштан Актаныш муниципаль район Башлыгы итеп Зарипов Ленар Рафак улын сайлады.
Бүген Актаныш муниципаль районы Актаныш авыл җирлеге Советының дуртенче чакырылыш сигезенче утырышында Район башкарма комитет җитәкчесе Зарипов Ленар Рафак улы Актаныш авыл җирлеге депутатлары тарафыннан Актаныш авыл җирлеге Башлыгы, Актаныш авыл җирлеге Советы рәисе итеп сайланды.
Әлеге ярышта Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Оренбург өлкәсеннән яшь шахматчылар катнаша
Бүген хакимияттә район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Рафак улы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең әйдәп баручы pro bono экспертлары катнашында Актаныш районы эшмәкәрләре белән очрашу узды