Зарипов Ленар Рафак улы Актаныш муниципаль район Башлыгы итеп сайланды

2022 елның 16 сентябре, җомга

Бүген хакимияттә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышында, район депутатлары бертавыштан Актаныш муниципаль район Башлыгы итеп Зарипов Ленар Рафак улын сайлады.

Сайлау ачык тавыш бирү ысулы белән үткәрелде.

“Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт! Әлбәттә, иң беренче чиратта зур ышаныч белдергән республикабыз җитәкчесе Рөстәм Нургали улына рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә,  - дип ассызыклады Ленар Рафак улы. - Күптән түгел аның янында булып, район яшәеше хакында, хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләшү булды. Районда башкарасылар күп, планнар зурдан. Быел Мелиораторлар, С.Сәйдәш, Родниковая, Новая, Отрадная, Аэропорт, 9 Май, Җиңүнең 50 еллыгы урамнарына асфальт cалыначак, якын арада Түке-Суыксу юлында эшләр башланачак. Шулай ук шактый таушалган чистарту корылмаларын яңарту планлаштырыла һәм редакция бинасына ремонт ясалачак. Бу әле быел башкарасылар гына. Ниятләр дә, эшләр дә зурдан. Гомумән, җиң сызганып, бердәм булып эшләргә кирәк булачак. Бер көч булып хезмәт куйганда без аны булдыра торган кешеләр!” диде ул үзенең сәламләвендә.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Хабибуллин Альберт Галимҗан улы, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Мостафин Айрат Рафинант улы да катнашты.

Көн тәртибендә депутатлар тарафыннан шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Илъясов Рөстәм Алмаз улы сайланды. Ә район Башлыгы урынбасары итеп Габдулхаев Илшат Илфат улы билгеләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International