Ленар Зарипов Актаныш авыл җирлеге Башлыгы итеп сайланды

2022 елның 16 сентябре, җомга

Бүген Актаныш муниципаль районы Актаныш авыл җирлеге Советының дуртенче чакырылыш сигезенче утырышында Район башкарма комитет җитәкчесе Зарипов Ленар Рафак улы Актаныш авыл җирлеге депутатлары тарафыннан Актаныш авыл җирлеге Башлыгы, Актаныш авыл җирлеге Советы рәисе итеп сайланды.

Тавыш бирү ачык ысул белән башкарылды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Хабибуллин Альберт Галимҗан улы, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Мостафин Айрат Рафинант улы да катнашты. Утырышта җирлегебезнең иң өлкән депутаты Нәгыймов Дилфат Мисхәт улы рәислек итте.

Альберт Галимҗан улы озак еллар районны җитәкләгән Энгель Нәвап улына ихластан рәхмәтләрен җиткереп, дилбегәне үз кулына алган Ленар Рафак улына шәхсән үз исеменнән һәм Татарстан Республикасы хакимияте исеменнән уңышлар теләде.

“Хөрмәтле депутатлар! Рөхсәт итегез миңа күрсәткән ышанычыгыз, муниципаль берәмлек башлыгы итеп сайлавыгыз өчен сезгэ рәхмәт белдерергә.  Иң беренче чиратта, Энгель Нәвап улына рәхмәт әйтәсе килә. Кайсы гына тармакны алсаң да, мәдәниятме, спортмы, авыл хуҗалыгымы – район һәрвакыт алдынгылар сафында, үз йөзе, абруйлы урыны бар. Бу әлбәттә, еллар дәвамында системалы эшләүнең күркәм нәтиҗәләре. Муниципаль берәмлекнең җитәкчесе булып сайлануымны беренче чиратта үзебезнең халкыбыз алдында зур җаваплылык алу дип кабул итәм. Сезнең ышанычыгызны аклау өчен барысын да эшләрмен,”- дип теләкләрен җиткерде Ленар Рафак улы һәм “Актаныш авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенең 42 матдәсенең 3нче пункты нигезендә сайланганнан соң депутатлар алдында ант бирде:

 “Миңа йөкләтелгән Татарстан Республикасы Актаныш авыл җирлеге Башлыгы вазыйфасын башкарганда, Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын, Актаныш авыл җирлеге Уставын сакларга, барлык көчемне һәм белемемне Актаныш авыл җирлеге яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышларга, гражданнарның хокук һәм ирекләрен сакларга ант итәм!” диелгән иде әлеге антта.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International