Актанышта "Милләтләр кроссы"на 856 райондашыбыз кушылды

2022 елның 17 сентябре, шимбә

Бүген Актанышта узган "Милләтләр кроссы"нда 856 спорт сөюче райондашыбыз катнашты. "Милләтләр кроссы" быел авыл җирлекләредә дә, шулай ук балалар бакчаларында да зурлап үткәрелде. 

Барлык катнашучыларны район башлыгы Ленар Зарипов сәламләде. 

"Милләтләр кроссы - Россия күләмендә 2004 елдан алып үткәрелгән зур массштаблы спорт чараларының берсе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк – ул спорт чарасы гына түгел, ә гомумроссия масштабындагы социаль әһәмиятле вакыйга да. Аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм россиялеләрне, барыннан да элек яшьләрне физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук зур һәм күпмилләтле илдә яшәүчеләрне бер гомуми вакыйгага җәлеп итү. Чөнки анда Россиянең барлык төбәкләре дә катнаша, ә катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International