Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген хакимияттә район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Рафак улы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең әйдәп баручы pro bono экспертлары катнашында Актаныш районы эшмәкәрләре белән очрашу узды. «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында онлайн режимда бизнес-интенсив үтте. Сөйләшү барышында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен түләүсез нигездә юридик консультация бирелде, белгечләрнең чыгышлары тыңланды. Шулай ук район эшмәкәрләренә борчыган көнүзәк сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә каралган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International