Республика күләмендә үткәрелгән "Ел педагогы-2022" hөнәри осталык бәйгесендә өстәмә белем бирү юнәлеше буенча Актаныш Балалар иҗат үзәге директоры Резеда Наил кызы Фәйзрахманова 1 урын яулады. Җиңүче дипломы hәм республика матбугатында мәкалә бастыру хокукына ия булды ул.
Конкурс таләпләре буенча соңгы өч ел дәвамында җитәкчелек тәҗрибәсен тәкъдим итү максат итеп куелган иде. Ихластан котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!