11 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә Актаныш районында 8 участокта өстәмә сайлаулар узды

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

11 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә Актаныш районында 8 участокта өстәмә сайлаулар узып, Актаныш, Актанышбаш, Аеш, Киров, Аккүз, Иске Сәфәр җирлекләрендә депутатлар сайланды. Гомумән алганда, 2743 сайлаучының 2261е тавыш бирде (явка 82,43%).

Сайлау нәтиҗәләре:

Актаныш авылының 2 нче округында Зарипов Ленар Рафак улы, 9 нчы округында Маликова Резеда Тимергази кызы депутат итеп сайланды .

Аеш җирлегенең 3 нче округында Зәкиев Рузил Фирдәвис улы,

Аккүз җирлегенең 5 нче округында Кашапова Лилия Рим кызы, 6 нчы округында Иманаев Айдар Ильфат улы,

Актанышбаш авыл җирлегенең 8 нче санлы округында - Могтазиров Денис Илнур улы,

Киров авыл җирлегенең 1 нче округында - Суровцева Илүсә Насих кызы, 2 нче округында – Җиһангирова Наилә Мисхәт кызы, 3 нче округында – Шакирова Эльмира Дамир кызы, 6 нчы округында Габдулхаев Илшат Илфат улы, 8 нче округында Хәмидуллин Айнур Рубин улы,

Иске Сәфәр авылы җирлегенең 2 нче санлы сайлау округында Туктаров Булат Роберт улы депутат буларак сайландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International