Бүген Иске Сәфәр һәм Пучы авыллары мәктәпләрендә "Мәгариф" Милли проекты ярдәмендә алты "Үсеш ноктасы" сыйныфлары ачылды. Әлеге тантанада район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Илъясов, социаль мәсъәләләр буенча урынбасар Ләйсән Нурлыева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова катнашты.
"Сезнең өчен зур мөмкинлекләргә ишекләр ачыла. Шушы, заманча җиһазланган сыйныфларда белем алып, яңа уңышларга ирешергә язсын,"- дип Рөстәм Алмаз улы укучыларга уңышлар теләп ихлас котлауларын җиткерде.
Бүгенге көндә районның җиде мәктәбенндә "Үсеш ноктасы" сыйныфлары булдырылды. Мәктәпләргә компьютерлар, оргтехника һәм электрон лабораторияләр кайтты.