23-25 сентябрьдә Татарстанда «Конструктив» Республика форумы – өч көнлек форум узачак, анда катнашучылар Россиянең төрле шәһәрләреннән чакырылган экспертлар һәм спикерлар белән берлектә куркынычсызлык турында сөйләячәкләр: мәгълүмати, психологик һәм физик. «Конструктив " -открыторийлар һәм дискуссияләр, ачык очрашулар һәм сессияләр, практикумнар һәм мастер-класслар, кейс-турнир һәм эшлекле уеннар синтезы.
Игътибар! 27 сентябрь көнне Пучы авылындагы телевизион каланчада профилактик эшләр башкарылу сәбәпле аналог һәм цифрлы телевидение 9:00 сәг. 15:00 сәг. кадәр аерылып торачак.
4 сентябрь көнне Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган зур чара узды. Җыр-моңга төрелгән чарада бик күп мәртәбәле кунаклар, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Башкортостан һәм Удмуртиянең дәүләт ансамбльләре катнашты.
1 сентябрьдән алып 30 сентябрьгә кадәр Актаныш-Пучы юлында (Такталачык авылы күпере) ремонт эшләре башкарылу сәбәпле 4нче санлы мәктәп автобус маршрутына үзгәрешләр кертелә: Түбән Гәрәй, Әҗмәт, Мәсәде, Бурсык авылында яшәүче балаларның юлда иминлеген тәэмин итү максатыннан Татар Суыксуы юлы аша каты өслекле асфальт юлдан мәктәпкә илтү оештыралачак. Мәктәптә дәресләр башлану вакыты 8:30га үзгәртелә.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: "Хөкүмәт тарафыннан эшкуарлык инициативасына ярдәм итүнең яңа чаралары игълан ителде. Беренчедән, бизнеска инфраструктура кредитлары һәм облигация заемнары буенча дәүләт гарантияләре биреләчәк. Масштаблы проектларны тормышка ашыру өчен зур инвестицияләр кирәк, һәм кире кайтару вакыты бик озын булырга мөмкин. Бу чара заемщиклар һәм кредиторлар куркынычын киметүгә, социаль әһәмияткә ия проектларга кертемнәрнең җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән».
Районыбызның Мари Суксу белем йорты бәйрәм тантанасын - батыр якташлары Сергей Мосолов истәлегенә хәтер тактасы ачу белән башлады.
Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дәресләргә дәшеп тәүге кыңгырау чыңлады. Белем көнендә һәр мәктәптә дә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнары астында дәүләт флаглары күтәрелде.
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның региональ иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина республика халкын кабул итте.
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар!
Биредә дә күптән түгел "Безнең ишегалды" программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылган, әмма халыкны борчыган күп кенә сораулар ачык калган әле.