Районыбызның Мари Суксу белем йорты бәйрәм тантанасын - батыр якташлары Сергей Мосолов истәлегенә хәтер тактасы ачу белән башлады.
Бүген - 1 сентябрь миллионнарча балалар, үсмерләр, егет һәм кызлар мәктәп, урта һәм югары белем бирү йортларының ишекләрен атлап керде. Бөтен илдә “Белем көне” дип игълан ителгән сентябрь башы укучылар, ата-аналар өчен олы бәйрәмгә әйләнде. Раббыбызга чиксез шөкерләр булсын! Бер гасырга якын илебездә үсеп килүче буын өчен түләүсез гыйлем алу мөмкинлеге бар. Быел Мари Суксу мәктәбендә барлыгы 42 укучы белем алачак. Тәүге тапкыр 1нче сыйныфка 4 бала төшә, 9нчы сыйныфны тәмамлап, мәктәп бусагасы белән 6 укучы саубуллашачак. Тантананы Актаныш муниципаль районы башлыгының урынбасары Илшат Габделхаев, Татар Суксу авыл җирлеге җитәкчесе Гүзәлия Хамматуллина тамаша кылдылар. Шәрәфле кунаклар 1нче сыйныфка баручы сабыйларны хөрмәтләп бүләкләделәр, уңышлар теләделәр.Шунысы да сөендерде, көн кояшлы, җылы булды. Бәйрәмгә байтак кеше: әти-әниләр, дәү әниләр-дәү әтиләр, кунаклар килгән иде. Тантанада Украина якларында барган хәрби операция барышында батырларча һәлак булган данлы якташлары Сергей Мосовның якты истәлеге мәңгеләштерелде. Мәктәп бинасында тактаташ ачылды, чәчәкләр салынды. Биредә героебызның әнисе, якын кешеләре катнашты. Әлбәттә, Альфира апаның күзләрендәге яшь тамчылары иде... Бала кайгычы ачысын татырга берүк язмасын иде дә... Совет эпохасы чорларыннан күркәм традиция – янәдән 2нче сулыш алды. Һәр иртә дәүләтебез һәм республикабыз гимнарыннан башлана, хөкүмәтебез флаглары күтәрелә. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланып китте. Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.
АКТАНЫШ-ИНФОРМ