Түбән Гәрәй, Әҗмәт, Мәсәде, Бурсык авылында яшәүчеләр игътибарына!

2022 елның 2 сентябре, җомга

Түбән Гәрәй, Әҗмәт, Мәсәде, Бурсык авылында яшәүчеләр игътибарына!

1 сентябрьдән алып 30 сентябрьгә кадәр Актаныш-Пучы юлында (Такталачык авылы күпере) ремонт эшләре башкарылу сәбәпле 4нче санлы мәктәп автобус маршрутына үзгәрешләр кертелә: Түбән Гәрәй, Әҗмәт, Мәсәде, Бурсык авылында яшәүче балаларның юлда иминлеген тәэмин итү максатыннан Татар Суыксуы юлы аша каты өслекле асфальт юлдан мәктәпкә илтү оештыралачак. Мәктәптә дәресләр башлану вакыты 8:30га үзгәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International