Район мәктәпләрендә дәресләргә дәшеп тәүге кыңгырау чыңлады

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дәресләргә дәшеп тәүге кыңгырау чыңлады. Белем көнендә һәр мәктәптә дә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнары астында дәүләт флаглары күтәрелде. 

Район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш гомуми урта белем бирү мәктәбендә һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта узган бәйрәм чараларында катнашты. Бәйрәмгә килгән ата-аналарны һәм укучыларны ихлас күңелдән тәбрикләп, яңа уку елында уңышлар теләде ул. Белем көненә багышланган чараларда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да катнашты. Райондашларыбызны шәхсән үз исеменнән һәм Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International