Бүген Ленар Рафак улы, Ленина урамында урнашкан 78, 79 нчы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Аларның тәкъдим һәм сорауларын тыңлады ул. Биредә дә күптән түгел "Безнең ишегалды" программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылган, әмма халыкны борчыган күп кенә сораулар ачык калган әле. Яшәүчеләрдән кергән һәрбер тәкъдим беркетмәгә теркәлеп барды. Якын киләчәктә алар уңай хәл ителер дип тулы ышаныч белдерә алабыз.