"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 10 ел

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

4 сентябрь көнне Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган зур чара узды. Җыр-моңга төрелгән чарада бик күп мәртәбәле кунаклар, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Башкортостан һәм Удмуртиянең дәүләт ансамбльләре катнашты.

"Районыбызның йөзек кашы, горурлыгы ул. Бай тарихлы ансабльнең бүгенге казанышларында әлбәттә Энгель Нәвап улының хезмәте зурдан. Аңа ихластан рәхмәтемне җиткерәм.
"Агыйдел" ансамбленең зур һөнәри осталык белән башкарылган һәр хезмәтләрендә дә халкыбызның тарихы, күңел бизәкләре, дәрте, гадилеге һәм шул ук вакытта бөеклеге чагыла.
Ансамбль коллективына киләчәктә дә матур башлангычларны дәвам итеп, милләтебез данын яклап куйган хезмәтләрендә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек яңадан-яңа үрләр яулауларын телим, - дип тәбрикләүләрен җиткерде район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Рафак улы. Юбилей уңаеннан ансамбльгә 100 мең сумлык сертификат һәм Рәхмәт сүзен тапшырды ул.

Районның мәдәни тормышында “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшчәнлеге зур игътибарга лаек. Аның составында хор, катнаш, ирләр һәм хатын- кызлар вокаль ансамбльләре бергәләп иҗат итәләр.
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле - үзенең яшәү чорында бик күпләрне биергә, җырларга, сәхнәне яратырга өйрәткән, район халкының рухи тормышын баеткан, даими эшләп килүче зур коллектив. Аның исеме районда гына түгел, татарлар яши торган бик күп төбәкләргә дә яхшы таныш.
Ансамбльнең тарихы 1966 елдан башлана. Район тарихында беренче тапкыр ансамбль Казанга барып үзенең концерт программасын телевидениега яздыра. 1969 елның декабрендә «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбленә «Халык ансамбле» дигән мактаулы исем бирелә.
2012 елның 18 декабрендә “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленә дәүләт статусы бирелде.
Бик кыска вакыт эчендә ансамбль республикада гына түгел, чит илләрдә дә татар халкының милли сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алырлык профессиональ коллектив булып формалашты. Ул Русиянең барлык төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр буйлап гастрольләргә чыгып, татар халкының уникаль вокал, хореография традицияләрен пропагандалауга һәм дөньяга танытуга бик зур өлеш кертә, төрле илләрдә республикабызның музыкаль йөзен билгели. Русиянең Ижау, Мәскәү, Төмән, Тыва, Самара, Екатеринбург, Сочи, Краснодар, Махачкала, Ростов, Новосибирск, Әстерхан калалары; Казахстан, Төркия, Төрекмәнстан илләре – бу ансамбльнең гастрольләр картасында көннән-көн артып торган иҗади сәяхәт нокталарының бер өлеше генә.
2016 елда ансамбль яңа бинада иҗат итә башлады. Бүгенге көндә ансамбль составында берничә төркем эшли: ирләр, хатын-кызлар, катнаш хорлар, вокаль, хореографик ансамбльләр. Ансамбльда барлыгы 30 җырчы һәм биюче хезмәт куя. Алар Башкортостан һәм Татарстан Республикасының районнарыннан кайткан профессиональ артистлар. Ансамбльнең солистлары –Ленар Дмитриев, Рүзилә һәм Артур Нигматуллиннар, Анна Фасхутдинова, Рәзилә Галиева, Илсур Харисов, Фәнис Яхин, Гөлназ Кәндимова.
Һәр елны ансамбль яңа программа белән тамашачы алдында чыгыш ясый.
2013 елда «Агыйделдэ тан атты»,
2014 елда - «Офыкларда сихри татар моны»,
2015 елда – «Агыйдел каты ага»,
2016 елда - «Туган жирем рухы – монннарда …»,
2017 елда – юбилей концерты,
2018 елда – “Туган авылым кайтавазы”,
2019 елда- Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт программасы
2020 елда – “Туган авылым кайтавазы”,
2021 елда – «Дуслар жыелган жирдә” концерт программасы тамашачы хозурына җиткерелде.
Ансамбль оешканнан алып аны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ялалова Лилия Мәүләви кызы җитәкли. Ансамбльның сәнгать җитәкчесе хэм баш балетмейстеры булып Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шаязданова Лэйсэн Кифарис кызы хезмэт куйды. Анын “Уйна әйдә гармуныңны”, “Сабантуй”, “Яшь йөрәкләр” исемле вокаль-хореографик композицияләре халык күңеленә кереп калды.
Бугенге көндә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхуллина Лилия Равил кызы, баш хормейстер – Наил Мөхәмәтҗанов, хормейстер – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мостафина, балетмейстерлар – Илдар Хәтмуллин, Анна Фәсхетдинова.
Коллективның сәнгать осталыгы көннән-көн камилләшә бара. Ансамбль чыгышын караган һәркем аның һаман үсештә булуын, сәнгатебезнең йөзен билгеләүче могътәбәр коллектив икәнлеген күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International