Тыл ветераны Сәләхетдинова Халисә апа Сәләхетдин кызына - 90 яшь
Тулырак...
2 июнь Яңа Әлем мәдәният йортында укучылар өчен бәйрәм чарасы уткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр кунак итеп чакырырлды. Китапхәнәче Мухаметдинова А.А.белән сәнгать җитәкчесе Имамова Р.Р. тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чарасы бик җанлы узды. Теләкләр теләнеп, төрле кызыклы уеннар уйнатылды. Бәйрәмебез Сафиуллин Ш.Ш. һәм Янгиров А.Д. башкаруында дәртле җырлары белән үрелеп барды. Укучылар һәм әти-әниләр уеннарда актив катнашып, яхшы кәеф белән, бик кәнәгать калдылар. Кичәбез бәйрәм салюты белән тәмамланды.
Без барлык укучыларгада имтиханнарын уңышлы биреп, киләчәктә югары уку йортлырына кереп җиңүләр яулауларын телибез. Ак юллар сезгә!
Ана капиталы — Россиядә 200 7елдан икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ярдәм йөзеннән эшләп килә.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Актанышта 31 май көнне күңелле вакыйга - бала коляскалары парады булып узды.
Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме балаларны яклау көне. Шул уңайдан Яңа Әлем мәдәният хезмәткәләре бик күңелле чара үткәрделәр. Спорт мәйданчыгында төрле яшьтәге балалар, ата-аналар, укытучылар җыелды. Китапханәче Мухаметдинова А.А., сәнгать җитәкчесе-Имамов Р. Р. балаларга "Утыр, утыр Мәликә", "Гайшә - Миләүшә", "Мәче-тычкан", "Самовар" һәм башка бик күп төрле уеннар уйнаттылар. Шулай ук учакта төрле ярмалардан сөтле ботка пешердек. Самоварда шомырт, карлыган, бөтнек яфракларыннан чәй кайнап торды.
Катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Әхмәтгалиев А. Х., мәдәният директоры Сафиуллин Ш.Ш. бәйрәм белән котладылар.
Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар. Балаларга иминлек, сәламәтлек, тазалык бәхет телибез.