Иң күңелле чак

2017 елның 2 июне, җомга
Бари Рәхмәтнең шигырьләре хикмәтле - һаман да яңа алар! Могҗиза шунда - баланың күзләре белән күргән дөнья анда. Китап укучы нәни дусларыбыз шагыйрьнең шигырьләреннән төзелгән башваткыч чиштеләр, Китапханәче тәкъдим иткән буктрейлерны карадылар.Шагыйрьнең "Ялкау,Иренчәк һәм Кире турындагы әкияте" белән дә таныштылар  Чара барышында татарның җорлыгын, шаянлыгын. тапкырлыгын күрсәтә торган "Сабан туенда" дигән бер төркем шигырьләрен кычкырып уку оештырылды,  төрле кызыклы уеннар уздырылды. Соңыннан балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International