Балачак ул шатлык

2017 елның 2 июне, җомга

Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме балаларны яклау көне. Шул уңайдан Яңа Әлем мәдәният хезмәткәләре бик күңелле чара үткәрделәр. Спорт мәйданчыгында төрле яшьтәге балалар, ата-аналар, укытучылар җыелды. Китапханәче Мухаметдинова А.А., сәнгать җитәкчесе-Имамов Р. Р. балаларга "Утыр, утыр Мәликә", "Гайшә - Миләүшә", "Мәче-тычкан", "Самовар" һәм башка бик күп төрле уеннар уйнаттылар. Шулай ук учакта төрле ярмалардан сөтле ботка пешердек. Самоварда шомырт, карлыган, бөтнек яфракларыннан чәй кайнап торды.

Катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Әхмәтгалиев А. Х., мәдәният директоры Сафиуллин Ш.Ш. бәйрәм белән котладылар.

Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар. Балаларга иминлек, сәламәтлек, тазалык бәхет телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International