2 июнь көнне Аеш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Маликов Наил Мирзәгыйт улына 90 яшь тулды. РФ Президент Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярны Актаныш районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте. Шулай ук Наил Мирзәгыйт улы Аеш авыл җирлеге башлыгы Ильдус Закировтан һәм “Нигез” ҖЧҖ җитәкчелеге тарафыннан котлаулар кабул итте.