Терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

3 июнь көнне Актаныш муниципаль районының “Эконом” хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренең берсе булган терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты.

Семинарда катнашучылар терлек азыгы җыю техникасын һәм силос траншеяларын әзерләүнең барышын карадылар. Терлек азыгы әзерләү чорына куела торган бурычлар белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов таныштырды. 

Хуҗалык җитәкчеләре каршында фермаларны дезинфекцияләп, чистартып терлекләр җәйләүләрдән кайтканчы әзерләп бетерү бурычы куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International